1 Jun 2026, 07:34 UTC161 views10 reactionsread 6 August 2026 Forwarded from @ashaikhinPhoto
Бу айның беренче чәршәмбесендә Йортта катлаулы теманы күтәрергә уйладык. Ул татар телендә фән һәм татар фәненә нисбәтле күптәнге эшләребезнең бер дәвамы да булып тора. Димәк, 3 июньдә татарча фәлсәфә һәм татар фәлсәфәсе турында сөйләшәбез, тыңлыйбыз, хисләнәбез.
«Гыйлем» проекты традицияләрен дәвам итеп, кечкенә бер лекция укыячакмын. Анда сүз татарча философия дәреслекләре төзегән галимнәр турында булачак. Кайбер ө…
❤7🔥3
6 Oct 2025, 10:00 UTC603 views13 reactionsread 6 August 2026 Forwarded from @ipsanrtPhoto
⚡️Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен бирелде
Быел бу бүләккә АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучи лаек дип табылды.
Бүләк аларга "периферик иммун толерантлыгына кагылышлы ачышлары өчен" бирелде.
Мэри Брунков (1961) — Сиэтл шәһәрендәге Системалы биология институты хезмәткәре.
Фред Рамсделл (1960) — Сан-Франциско шәһ…
❤12🤔1
24 Apr 2025, 12:37 UTC745 views22 reactionsread 6 August 2026 File
#Татар_радиоуниверситеты
П Р Е М Ь Е Р А !
🎙️Без сезнең игътибарга өр-яңа проектыбызны тәкъдим итәбез. Без аны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Яңа проектыбызның исеме – “Татар радиоуниверситеты”!
☝🏻Әлеге тапшыруның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Соңгы дистә елд…
❤13👍5🔥4
12 Apr 2025, 06:49 UTC626 views10 reactionsread 6 August 2026 Photo
🚀🌏👨🚀
БҮГЕН Россиядә Космонавтика көнен, ә дөньяда исә Халыкара кешенең галәмгә очу көнен билгеләп үтәләр. Моннан нәкъ 64 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, совет космонавты Юрий Гагарин, «Восток-1» корабында галәмгә очып, беренче тапкыр Җир тирәли әйләнеш ясый.
Роскосмос сайтыннан алынды: https://www.roscosmos.ru/
#гыйлем #галәм
❤7👍3
6 Apr 2025, 06:34 UTC≈1,480 views17 reactionsread 6 August 2026 Photo
✨ 12 апрельдә Татар китабы йортында «Галәм көне» узачак
Космонавтика көне уңаеннан «Гыйлем» берләшмәсе һәм Татар китабы йорты татар телендә махсус кич оештыра. Әдәбият, астрономия һәм Галәмне сөючеләрне катнашырга чакырабыз.
📌 Программада:
🔹Салмак уку сессиясе: татар фантасты Адлер Тимергалин әсәрләре
🔹Квиз «Галәм сиңа дәшә!»
🔹Астрофотография сәнгате остаханәсе
🔹Кино сәгате.
12 апрель 17:30
Билетлар
📍Татар китаб…
🎉9👏4🔥3👍1
14 Feb 2025, 05:22 UTC≈1,130 views35 reactionsread 6 August 2026 Photo
Галим Каюм Насыйриның туган көне — татар телендәге һәм татар фәне көне дә. Котлы булсын!
Гыйлем ул чиксез һәм чикләрсез.
❤35
1 Oct 2024, 17:48 UTC≈1,150 views27 reactionsread 6 August 2026 Photo
Киләчәк синеке булсын дисәң, аңа бүген үк әзерлән.
Малькольм X
❤20🔥4😢2👍1
26 Sept 2024, 10:58 UTC≈1,150 views19 reactionsread 6 August 2026 Photo
Упсала университеты галимнәре Тетрис уенының психик сәламәтлеккә файдасын ачыклаган. 20 минут булса да уйнап алган очракта, баш миенә тискәре хатирәләрне җиңеп чыгу һәм стресстан котылу җиңелрәк була икән. Бу исә җәрәхәттән соңгы стресс тайпылышыннан (post-traumatic stress disorder (PTSD) арынырга булыша.
Баш миен визуаль һәм киңлеккә бәйле биремнәрне башкарырга күбрәк көч сарыф иткән арада, аны «яңадан кузгатып җиб…
🔥10👍4👏2😱2🤔1
23 Sept 2024, 14:30 UTC800 views11 reactionsread 6 August 2026 Forwarded from @idel_tatar
🧶Премьера! «КАРАЛЕ»дә без татарлар тормышындагы кызыклы хәлләр һәм вакыйгалар турында җиңелчә форматта сөйлибез.
27 яшьне мистика уратып алган. Ә шул яшьтә серле рәвештә вафат булган талантларны «Клуб 27»гә кертәләр. Клубта 40тан артык артист бар. Татарлардан «27ләр клубына» кемнәр керә алыр иде: бу видеода шулар белән таныштырабыз.
YouTube: https://www.youtube.com/watch?v=ISi3PYiFzCY
VK: https://vk.com/video-86196…
❤8🔥2😱1
19 Sept 2024, 06:43 UTC≈1,020 views30 reactionsread 6 August 2026 Photo
Кичә тулган Ай белән Айның Җиргә иң якын арада булган мизгеле бергә туры килде. Бу күренеш Супер Ай дип атала.
Супер Ай – Айның гадәттәгедән зуррак һәм яктырак булып күренүе. Тулган Ай перигей ноктасы (Ай орбитасының Җиргә иң якын булган ноктасы) аша узганда күзәтелә.
CNN фотосурәтләре
❤20👍8🔥2
11 Jun 2024, 17:46 UTC≈1,090 views21 reactionsread 6 August 2026 Photo
🔡🔡🔡🔡🔡🔡 🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡
XVIII – XIX гасырлар Кояш системасы планеталарының хәрәкәтен гаҗәп нәтиҗәле аңлаткан Ньютон механикасының уңышы белән тарихка кереп кала. Моннан тыш ул, әлбәттә, башка, Җир системасына якынрак өлкәләрдә дә уңышка ирешүгә китерде һәм җылылык табигатен вә термодинамика күренешләрен аңлатканда да бик файдалы булды. Ягъни газлар термодинамикасы атомнар хәрәкәте буларак бары тик механик күзлектән тасви…
❤12👍4🔥3👏2
12 Apr 2024, 07:38 UTC≈1,060 views26 reactionsread 6 August 2026 Forwarded from @idel_tatarPhoto
🌟17 яшендә беренче йолдызын ачкан галим белән таныш бул!
Илһам Галиуллин – астрофизик, астроном. Тумышы белән Казаннан, 28 яшь. Чит илдә алган белеме буенча ул PhD, астрофизика докторы (ягъни бездәге фәннәр кандидаты) дәрәҗәсенә лаек. Казан федераль университетында укытучы булып эшли, фән белән шөгыльләнә.
Без аның белән фән, йолдызлар һәм заманча музыка турында сөйләштек.
🔥18👍8
Showing the 12 most recent of 17 posts we hold for @gylem. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.