6 Jul 2026, 14:36 UTC81 views1 reactionsread 8 August 2026 🎉 Бүген Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге директоры Мансур Мәннүр улы Кабиров үзенең туган көнен билгеләп үтә
Кайбер кешеләр өчен хезмәт — ул бары тик һөнәр генә түгел, ә күңел кушуы, милләтенә, туган мәдәниятенә хезмәт итү юлы да. Мансур Мәннүр улы Кабиров нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Күп еллар дәвамында ул Төмәндә һәм Төмән өлкәсендә татар мәдәниятен саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә зур кө…
❤1
6 Jul 2026, 14:36 UTC70 views1 reactionsread 8 August 2026 Photo
Photo, posted without a caption
❤1
26 Jun 2026, 06:31 UTC109 viewsread 8 August 2026 Photo
🌿 Аллаһның Рәсүле ﷺ болай дигән:
«Сезнең иң хәерлегез — гаиләсе белән иң күркәм мөгамәләдә булганы». (әт-Тирмизи)
Бу хәдис кешенең чын әхлагы иң элек үз өендә, гаиләсе белән мөнәсәбәтләрендә күренүен искәртә.
Яхшы сүз, сабырлык, кайгырту, өй эшләрендә ярдәм итү, елмаю — боларның барысы да Исламда югары бәяләнгән күркәм холыкның аерылгысыз өлеше.
Бу җомга көнендә якыннарыбызга күбрәк игътибар бүлеп, күңелләрен сөе…
23 Jun 2026, 09:51 UTC114 viewsread 8 August 2026 Photo
🌿 27 июньдә Турай авылында милли-мәдәни бәйрәм — Сабантуй узачак
Оештыручылар кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләгән. Спорт сөючеләрне милли көрәш, армрестлинг, гер спорты һәм аркан тарту ярышлары көтә.
Сәхнәдә иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, төрле конкурслар һәм концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Кунаклар йола күрсәтү бәйгесен тамаша кыла, кулинар бәйгене күзәтә һәм «Арангул батыр» шоу-программасын к…
22 Jun 2026, 04:36 UTC91 viewsread 8 August 2026 Photo
📸 Сабантуйның иң матур мизгелләрен яңадан барлыйк!
Төмән өлкәсе Милләтләр эшләре комитеты «Сабантуй-2026» бәйрәменнән фотосурәтләр белән уртаклаша.
Бәйрәмнең якты мизгелләре, милли йолалар, спорт ярышлары, иҗади чыгышлар һәм кунакларның күңелле хис-кичерешләре — барысы да фотоларда чагылыш тапкан.
✨ Үзегезне, туганнарыгызны һәм дусларыгызны фотоларда эзләп карагыз!
📸 Фотолар альбомы белән сылтама буенча таныша ал…
22 Jun 2026, 04:23 UTC77 viewsread 8 August 2026 Photo
🕯 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне
Бу көн безнең ил тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсе. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Миллионлаган кешеләрнең язмышын үзгәрткән, гаиләләрне аерган, күпме күз яше һәм югалтулар алып килгән авыр сынаулар чоры башлана.
Бүген без Ватаныбыз азатлыгы һәм киләчәк буыннарның тыныч тормышы өчен гомерләрен биргән каһарманнарны тирән хөрмәт белән искә алабыз. Фронтта баты…
21 Jun 2026, 07:44 UTC68 views1 reactionsread 8 August 2026 🤼♂️ Сабантуйның иң көтеп алынган һәм мавыктыргыч ярышларының берсе — милли көрәш!
Төмәндә узган өлкә Сабантуе мәйданында көрәш келәмендә иң көчле, иң җитез һәм иң чыдам батырлар ачыкланды. Быел да көрәш ярышлары күпсанлы тамашачыларны җыйды, һәр бил алышу көчле эмоцияләр һәм матур алымнар белән истә калды.
🏆 Абсолют батыр исемен Төмән муниципаль округы вәкиле Салават Абдуллин яулады.
Авырлык категорияләрендә җиңү…
🔥1
21 Jun 2026, 07:44 UTC52 viewsread 8 August 2026 Photo
Photo, posted without a caption
21 Jun 2026, 07:30 UTC57 views1 reactionsread 8 August 2026 📚 Төмәндә имамнар һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре өчен белем күтәрү курслары узды
15–17 июнь көннәрендә Төмәндә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге тарафыннан, Милләтләр эшләре комитеты ярдәмендә имамнар һәм мөселман дини оешмалары җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелде.
Өч көн дәвамында Төмән шәһәре һәм өлкәнең ун муниципаль округыннан килгән 50 вәкил, шул исәптән …
❤1
21 Jun 2026, 07:30 UTC55 viewsread 8 August 2026 Photo
Photo, posted without a caption
Showing the 10 most recent of 10 posts we hold for @tatatdunya. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.