13 Aug 2026, 14:56 UTC12 views3 reactionsread 15 August 2026 Forwarded from @sabiylarVideo
Бүген сезгә «Күңел көзгесе» подкастлар проектының беренче чыгарылышын тәкъдим итәбез😍
Ул - күңеле белән дә, эшләре белән дә матур булган, үз юлын һәм фикерен тапкан ханымнар турында. Мондый тәҗрибә барыбыз өчен дә файдалы өлге булыр дип уйлыйбыз🌼
Тапшыруның беренче кунагы @Sabiylar_kazan мәркәзе директоры - Ләйсән ханым Солтанова🤍
Без директор буларак кына белгән Ләйсән ханым оста балыкчы, иртәнге "прогулка"лар яра…
❤3
10 Aug 2026, 06:53 UTC36 views7 reactionsread 15 August 2026 Борынга яңа әзерләнгән каты чәй исе килеп бәрелде. Әби иртән чәй кружкасында кара чәй пешерә. Аны бераз газ өстендә лепердәтеп ала да, чүпрәк белән каплап куя. Ул арада каршы як бакчага чыгып бер уч кура җиләге җыеп керә. Чәй ясагач минем кружкага да шул җиләкләрне салып бирә. Үзенә әле шуның өстенә сөт тә сала. "Әби, чәең әчи бит",- дим. "Миңа шулай тәмле, кызым",- дисең. Мин дә шулай эчеп карыйм, юк, миңа ошамый. Ә…
❤7
10 Aug 2026, 06:53 UTC33 views6 reactionsread 15 August 2026 Photo
Стенага эленгән сәгатьнең доң-доң китереп сугуы йокыдан уятты. Түр якта тәрәзәләр икегә ачылган. Шунда тавыклар ашарга эзләп кыткылдап йөри. Чебен кермәсен өчен тәрәзәгә тарттырып куелган ак марлядан, өйгә керергә тырышып, чебен безелди.
Нинди рәхәт тынлык. Тагын әзрәк ятасы, бу тынычлыкны сеңдерәсе килә. Әбинең йомшак түшәкләре шулкадәр зур, аларга ятсаң башың белән аклыкка, йомшаклыкка чумасың.
Түр як ишеген ябып…
❤6
5 Aug 2026, 19:55 UTC48 views3 reactionsread 15 August 2026 Photo
ЦУМ һөнәрчеләр үзәге турыда күп сөйләделәр инде. Үз күзләрем белән барып карыйсым килә иде.
Мондый урынга - сатып алудан бигрәк, карап йөрергә, милли + заманча эстетикага сокланырга, орнаментлар, бизәкләргә карап күзне ял иттерергә киләләр, минемчә. Һәр бүлмәнең алгы өлеше әзер товарларны күрсәтү өчен, икенче яртысы остаханә өчен. Осталар ниләр генә ясамый: көмеш, керамика, күннән ясалган, талдан үрелгән, киездән ба…
❤3
4 Aug 2026, 16:12 UTC32 views5 reactionsread 15 August 2026 Forwarded from @sabiylarVideo
Сезгә күптән әзерләгән форматыбыз да әзер булып килә! 😍
Яраткан җитәкчебез Ләйсән ханым белән бик кызыклы интервью төшердек🤍
Тулы видео тиздән чыгачак👀
Көтәсезме?⤵️
❤5
4 Aug 2026, 16:12 UTC40 views2 reactionsread 15 August 2026 Язның шау чәчәкле маенда "Күңел көзгесе" подкастлар проектын башлаган идем. Бу - күңел кушуы белән туган идея. Исемен дә сезнең белән бергәләп уйлаштык. Подкаст кунаклары да үзенчәлекле, асыл ханымнар булды. Ниһаять, подкаст әзер булып килә. Менә шулай, яздырдым да бетте түгел шул ул. Монтажлау дә күп вакытны ала. Тулы версиясын дулкынланып көтәм😊
❤2
29 Jul 2026, 10:28 UTC64 views2 reactionsread 15 August 2026 Кемнең айфон, кемнең андроид? Беләсегез килсә МАКСка кереп сторислар карагыз😊
Андроид телефоныннан МАКСка сторислар кертеп була башлады. Айфон телефоныннан юк😌
💯2
22 Jul 2026, 09:02 UTC85 views4 reactionsread 15 August 2026 Photo
Маркетологка ИИ нәрсәгә?
Бүген кайсы гына өлкәдә дә эшең барсын, тиз һәм нәтиҗәле булсын дисәң ясалма интеллект ярдәмен кире кагырга ярамый. Аның белән "дөрес" сөйләшә белсәң ул шәп ярдәмче. Дөрес сөйләшү дип - промтлар/командалар язуны әйтәм. Бу - ТЗ язу кебек, конкрет, шул ук вакытта аңлаешлы да булсын.
ИИ ны маркетинг өлкәсендә куллану буенча укый башладым. Моңарчы да контент, реклама язганда идеялар өчен файдал…
❤4
21 Jul 2026, 07:36 UTC63 views3 reactionsread 15 August 2026 Photo
Камиләнең июльдә туган көне. Бу көнне балаларны берәр яңа урынга алып барырга ниятләдем.
ИГ да еш кына Топиари музее турында Рееслар чыга. Гадәттәгечә, иң элек Яндекс картадан бу урын турында укып, отзывлары белән танышып чыктым. Сезгә дә калдырам⤵️
Шунда ук альпаклар янына да кереп була икәнен белгәч, хәл ителде - шунда барабыз!
Музей Топиари
Республика Татарстан (Татарстан), Казань, Ново-Савиновский район
https:/…
❤3
Showing the 9 most recent of 9 posts we hold for @tatarsmmtatar. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.