26 Mar 2025, 14:08 UTC896 views5 reactionsread 10 August 2026 Video
💬"Сугыш бетсен иде! Туйдырды, ардым!"
💬"Фәкать тынычлык, тынлык кына телим"
💬"Сугыш болай тиз генә бетмәстер ул..."
Гади украиннар Трамп белән Путин сөйләшүләреннән нәрсә көтә? Сугышның якын арада бетүенә ышанамы? Украина шәһәрләреннән әзерләнгән сораштыру карарга тәкъдим итәбез.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты. АКШның хәзерге прези…
🙏5
25 Mar 2025, 12:24 UTC855 views2 reactionsread 10 August 2026 Video
Ул мобилизациягә эләгә. 29 яшендә Украинадагы сугышта һәлак була.
Балык Бистәсе районы егете Камил Шакировның ике кызы ятим, хатыны тол калган. Хатыны хәзерге вакытта игезәкләр көтә, алар апрель аенда туарга тиеш.
Татарстанга Украинадагы сугыштан мәетләр һаман кайтарыла тора. Бөтен республикадан һәлак булган ирләр саны инде кимендә 4500гә якынлаша...
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөн…
👍2
17 Mar 2025, 12:15 UTC909 views1 reactionsread 10 August 2026 Video
Зәй сабыйларын Украинада сугышып кайткан ир-атлар белән очраштырганнар.
Бакча яшендәге балалар сугыш турында җыр башкарды, шигырь сөйләде:
"Әтием сугышка китеп барган.
Ә, димәк, мин — каһарман кызы.
Әтием илне яклый,
Ә әнием күз яшьләрен яшерер."
Мондый хәлләр турында ни уйлыйсыз? Балаларны нәни яшьтән үк сугышка, армиягә әзерләүме бу? 🤔
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👎1
14 Mar 2025, 13:57 UTC945 views5 reactionsread 10 August 2026 Video
Татарстанга Украинадагы сугыштан мәетләр һаман кайтарыла тора.
Бөтен республикадан инде 4300дән артык (кимендә!) ир-ат үтерелгән. Татарстан әлеге сан белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора...
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
😡3👍1😱1
11 Mar 2025, 13:48 UTC792 views6 reactionsread 10 August 2026 Video
Бүген иртән Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүм итте.
Шушы һөҗүмнәр аркасында 3 кеше һәлак булган, тагын дистәләгән кеше яраланган.
Мәскәү мэры Сергей Собянин бүгенге һөҗүмне иң зур дрон һөҗүме буларак тасвирлады.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады, шуннан соң Украина гаскәре дә Русия территориясенә дроннар белән һөҗүмнәр оештыра башлады.
Видео ошаса, лайк куй 👍
@…
👍3😁3
9 Mar 2025, 07:18 UTC786 viewsread 10 August 2026 Video
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?
Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.
Җырчы Римма Ибраһимова яшь Риммага шундый киңәш биргән булыр иде:
"Гаиләңә күбрәк игътибар бир һәм тырышрак бул".
Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
8 Mar 2025, 12:10 UTC746 views3 reactionsread 10 August 2026 Video
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?
Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.
"Тәмле булсын" рестораннар челтәре мөдире Резидә Хөсәенова яшь Резидәгә шундый киңәш биргән булыр иде:
"Матур гына бер кызчык та алып кайт".
Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
❤2👍1
8 Mar 2025, 05:08 UTC753 views2 reactionsread 10 August 2026 Video
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?
Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.
"Акчарлак" нәшрият йорты мөдире Рүзилә Сафина яшь Рүзиләгә шундый киңәш биргән булыр иде:
"Ашыкма. Һәм әнигә күбрәк игътибар бир".
Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
❤2
7 Mar 2025, 16:49 UTC655 views2 reactionsread 10 August 2026 Video
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?
Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.
Ул вакытта Г.Кариев театры мөдире булып эшләгән Гүзәл Сәгыйтова (хәзер ул Казан мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары) яшь Гүзәлгә шундый киңәш биргән булыр иде:
"Кыю һәм тәвәккәл бул".
Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап кити…
❤2
7 Mar 2025, 11:19 UTC679 views5 reactionsread 10 August 2026 Video
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?
Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.
"ТНВ-Планета" телеканалы алып баручысы Гөлназ Гыйниятова яшь Гөлназга шундый киңәш бирер иде:
"Кешеләргә үпкәләмә, ачу саклама, дөньяның матур сыйфатларын да күрә бел... Сәламәт яшә... Хыялыңа таба атла, ләкин кешеләрне рәнҗетмә, кеше бул…
❤4👍1
6 Mar 2025, 12:04 UTC726 views4 reactionsread 10 August 2026 Video
Украинадагы сугышка Татарстаннан 38169 ир җибәрелгән.
Бу санны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов атады.
Сугышка киткән ирләрнең кимендә 11%ы һәлак булган. Татарстан шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора.
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
😱3🤡1
27 Feb 2025, 12:55 UTC729 views2 reactionsread 10 August 2026 Video
"Баймак эше" фигурантларына хөкем карарлары чыга тора.
Узган елның гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне, гаиләләрен тәэмин иткән күпбалалы әтиләрне бишәр-сигезешәр ел төрмәгә утырталар. Кемнәр соң алар? Безнең яңа видеоны карагыз.
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
😭2
Showing the 12 most recent of 20 posts we hold for @tatarchavideolar. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.