8 Apr 2026, 17:10 UTC112 views6 reactionsread 7 August 2026 Photo
Хәйретдин МӨҖӘЙнең тууына – 125 ел
Шагыйрь, прозаик, сугыш каһарманы Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстанның Туймазы районындагы Төрекмән авылында туган. 1932 елда Казанда «Мылтыклар» дигән беренче китабы басылып чыга.
https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/xairetdin-moainen-tuuyna-125-el
📲 Безнең МАХ
👍4👏2
8 Apr 2026, 07:34 UTC99 views3 reactionsread 7 August 2026 Photo
Ашыгыгыз!
👍3
7 Apr 2026, 07:35 UTC95 views6 reactionsread 7 August 2026 Photo
Саксин каласы
Саксин – Идел буенда урнашкан урта гасыр сәүдә шәһәре. Әлеге кала XII-XIV гасырларда гарәп географлары тарафыннан һәм Галишир Нәваинең «Saddi Iskandari» поэмасында телгә алына. Ул элекке Итил шәһәре урынында урнашкан дип фаразлана. Саксинны беренче булып XII гасырда Идел буена килгән гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати тасвирлап калдырган. Соңгы искә алуларның берсе XIV гасыр башына карый һәм Әл-Гомә…
👍6
7 Apr 2026, 06:19 UTC78 views5 reactionsread 7 August 2026 Photo
Алма җыяр вакыт
Һөнәре белән – табиб, күңеле белән шагыйрь Флорит Хәмитов шигырьләрен укыганда, чын каләм иясенең үзгә матур дөньясы белән очрашасың. Ул ике юнәлешне дә тигез һәм бер дәрәҗәдә яхшы итеп алып бара күрәсең. Кеше күңелен медицина кушканча да дәвалый, сүз белән дә сихәтләндерә. Соңгы еллар татар шигъриятендәге табиб-шагыйрьләр Нәкыйп Каштан белән Ринат Мәннан шикелле.
https://beznenmiras.ru/news/saxesla…
👍5
6 Apr 2026, 18:06 UTC67 views5 reactionsread 7 August 2026 Photo
Заман һәм шәхес: Рифкать Вахитов
Татарстанның халык рәссамы Рифкать Вахитов 1998-2019 елларда иҗат ителгән «Тарих һәм шәхес» картиналар шәлкеме белән җөмһүриятебезнең рәсем сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. XX йөздә дөньяга килеп, XXI гасырны күрү бәхетенә ия, ил таркалып, мөстәкыйль республикалар оешу шатлыгын кичергән 88 яшьлек бу рәссамның үзенең гомерен дә «Тарих…
🔥5
6 Apr 2026, 05:29 UTC67 views6 reactionsread 7 August 2026 Photo
Телсез спектакль «ГАШЫЙК КӘРИБ»
Тамашаның жанры ук гадәти түгел. Ул сүзсез хикәя дип билгеләнгән һәм, чыннан да, спектакль дәвамында ике дүртьюллыкны исәпләмәгәндә, бүтән бер сүз дә яңгырамый. Артистлар вакыйгаларны бию аша, тән телендә – мимика, ишарәләр аркылы бәян итә.
https://beznenmiras.ru/news/madaniiat/telsez-spektakl-gasyik-karib
📲 Безнең Telegram
👍5❤1
4 Apr 2026, 17:18 UTC77 views6 reactionsread 7 August 2026 Photo
Ике мөнбәрле мәчетнең ике гасырлык тарихы
Тарихка «Беренче татар мәчете» булып кереп калган Тарихи мәчет 1823 елда Мәскәүнең I гильдия сәүдәгәре бохаралы Назарбай Хошалов җирендә нигезләнгән. Әлбәттә, ул бернинди дә «беренче» булмаган. Мәскәү аръягы бистәсендә татарлар Мәскәү кенәзлеге чорыннан ук тупланып яшәгән, Аллаһ йортын төзергә рөхсәт сорап язылган прошениеләрдә әүвәлге мәчетләр телгә алынган.
https://beznen…
👍5❤1
4 Apr 2026, 11:27 UTC70 views4 reactionsread 7 August 2026 Photo
Хәйдәр САФИН: «Халык көйләре баян-гармунсыз яши алмый»
– Артка борылып карасаң, үткән юл үкенечле түгел. Бик күп шәхесләр белән белән эшләдем, алардан сабак-тәҗрибә тупладым... Бүгенгедәй хәтердә: 1973 елда Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Наил Бариев оештырган атаклы хорда музыкант-аккомпаниатор булып эшли башладым. Бер елдан соң Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Әлфия Авзалова төркеме…
👍4
3 Apr 2026, 16:16 UTC62 views6 reactionsread 7 August 2026 Photo
«Сорнай моңы»на үрелгән язмыш
Татарстанның халык артисты җырчы Шамил Әхмәтҗанов «Сорнай моңы» дип исемләнгән җырлар җыентыгы өчен 2026 елда республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Шамил аганың бөтен гомере – татар халкына тугры хезмәт үрнәге ул.
https://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/sornai-monyna-urelgan-iazmys
📲 Безнең Telegram
👍6
3 Apr 2026, 08:27 UTC67 views5 reactionsread 7 August 2026 Photo
Чиләгенә күрә капкачы
– Булды, җитте! Бүген барам да Галяга... ну... Галиягә инде... барысын да сөйләп бирәм. Ярата икән, аңлар... Иртәме-соңмы барыбер беләчәк! Ник өйләнгәнче үк әйтмәдең, дияр... Өзгәләнер, җылар, каргар мине... Кирәкме бу миңа? Юк!
https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/cilagena-kura-kapkacy
📲 Безнең Telegram
👍4❤1
3 Apr 2026, 06:22 UTC68 views4 reactionsread 7 August 2026 Photo
Коръәннең фәлсәфәсен аңлыйсы, аңлатасы иде
– Мин муллаларга мәрхүм Адлер Тимергалинның «Алла» дигән фәлсәфи уйлануларын укырга киңәш итәм. Ул анда Алланы үзенчә аңлатырга тырышкан. Ялгышмасам, ул мәкалә «Казан утлары» журналының 2009 елгы 2 нче санында чыкты. Моңа 17 ел вакыт узган инде. Күпләр укыса да оныткандыр. Яшьләр күрмәгән дә инде. Аны «Мәдәни җомга»да бастырсагыз, яхшы булыр иде. Мин ул мәкаләнең күчермәсен…
👍4
2 Apr 2026, 18:21 UTC86 views6 reactionsread 7 August 2026 Photo
Әдәбиятлар дуслыгы
Татарстан Язучылар берлеге йортында Казакъстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Исхаков һәм Алматы шәһәрендә нәшер ителә торган «Таң-Шолпан» («Таң Чулпан») журналының баш директоры – редакторлар советы рәисе Дидар Кулькенов белән очрашу булып узды.
https://beznenmiras.ru/news/respublikada/adabiiatlar-duslygy
📲 Безнең Telegram
👍6
Showing the 12 most recent of 15 posts we hold for @beznenmiras. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.