3 Jul 2026, 18:37 UTC275 views18 reactionsread 7 August 2026 Photo
Урааа, Мүнһенда янә – Татарча караоке! 🎤
18 июль көнне безнең "Татарча сөйләшү клубы" сезне янә татарча җырларга чакыра! Бергәләшеп җыелып, танылган татар җырларын башкарырбыз. Үзегез белән чәйгә тәм-томнар алып килегез, бергәләп чәй дә эчәрбез ☕️
Килергә теләсәгез, Рашатка яки Алиягә языгыз! Көтәбез! 🎶
📍Урыны: Alte Heimat Treff (Nachbarschaftstreff), Мүнһен
🕛 Вакыты: 12:00, 18 июль, шимбә
Катнашу бушлай, әмма ур…
🥰10❤6👍2
13 Jun 2026, 19:47 UTC505 views17 reactionsread 7 August 2026 Photo
Берлин һәм тирәсендәге милләттәшләр игътибарына⤵️
20 июнь көнне Volkspark Friedrichshain паркында Моң киче узачак. Программада: татар җырлары, гитара чыңнары, пикник, аралашулар, Сабантуй уеннары.
Бу кичтә сезнең өчен гаҗәеп тавышлы Аделя Абадели җырлаячак. Аның белән бергә искиткеч талантлы Динар белән Эльнар җырлап, гитарада уйнаячаклар. Ә сез аларга кушыла аласыз.
17.00 - җыелабыз, 18.00 - башлыйбыз.
Теркәлү ө…
❤13🔥2👍1🥰1
4 Jun 2026, 11:49 UTC383 views12 reactionsread 7 August 2026 Photo
Узган атнада Франкфурт тирәсендә яшәүче татарлар җыелышып, Корбан бәйрәме хөрмәтенә пикник оештырдылар, бәйрәм белән котлаштылар. Әлбәттә, мондый очрашулар ашау/сөйләшү белән генә чикләнә алмый, кайда татар - шунда Сабантуй🤩
Сабантуй уеннарында балалар бик яратып катнашты. Әтиләр дә балаларыннан калышмады, аеруча яратып аркан тартуда көч сынашты💪🏻
Сез әле дә "кайчан Сабантуй безнең якларда да узар инде?" дип аптырап…
👍8🥰3❤1
27 May 2026, 19:03 UTC735 views14 reactionsread 7 August 2026 Video
🌙 Кадерле дуслар! Мөхтәрәм милләттәшләр!
Сезне ихлас күңелдән Изге Корбан гаете белән котлыйбыз! 🕌
Бу якты бәйрәм һәр йортка иминлек, бәрәкәт, тазалык-саулык һәм күңел тынычлыгы алып килсен!
Майндагы Франкфурт тирәсендәгеләр өчен актуаль мәгълүмат:
Корбан бәйрәме уңаеннан, елдагыча без сезне бергәләп табигать кочагында ял итәргә — уртак грильгә чакырабыз 🔥
Вакыты: 30 май, сәг. 10:00
Урыны: Mainz Bischofsheim
🌳 …
❤12👍1🔥1
18 May 2026, 10:25 UTC358 views15 reactionsread 7 August 2026 Video
Video, posted without a caption
❤15
18 May 2026, 10:07 UTC508 views8 reactionsread 7 August 2026 Video
Күпләр җомга көнне Берлинда булып узган Дәфнә/Ширин концерты турындагы хәбәрне зарыгып көтәдер?! Беләбез! Кичәдән күп җылы фото, видеолар һәм аннан да җылырак кайтавазлар җыелды🫰🏻
Бергәләп карыйк, тагы бер кат шул сихри халәткә чумып алыйк - монда сүзләр артык кебек… ⬇️
(Ps кызлар икесе дә татарча да, инглизчә дә камил сөйләшә🫰🏻
Pps концерттан сезнең дә видеолар булса, уртаклашыгыз🙏🏻)
🔥8
16 May 2026, 16:59 UTC368 views11 reactionsread 7 August 2026 Photo
Мүнхен Татарча сөйләшү клубының язгы сезоны тәмам 🪗
Бүген без "Хәрәкәт" өстәл уенын уйнадык, Татарстаннан кайткан чәкчәк һәм остабикәбез Камилә пешергән татлы бәлештән авыз иттек 🥨
Җәйгә берничә чара планлаштырабыз. Беренчесе июньгә:
🏔 13 июнь көнне Альп тауларында Татарча пикник оештырабыз! Тәмләп ашарга, табигать белән хозурланырга һәм рәхәтләнеп татарча сөйләшергә җыенабыз :)
Катнашырга теләсәгез, Рашатка яза …
❤11
13 May 2026, 20:05 UTC346 views17 reactionsread 7 August 2026 Video
Берлинда узачак татар концертына 2 көн калып бара.
Кем килә -♥️;
кем нык тели, әмма килә алмый - 🙏🏻;
кем "безнең шәһәргә дә килерләр әле" дип могъҗиза көтә - 🤩басыгыз!
❤7🤩4🙏4👍1🔥1
1 May 2026, 15:33 UTC844 views15 reactionsread 7 August 2026 Video
Берлинда узачак Defne концертына нибары ике атна вакыт калып бара. Дуслар, билетларны алып калырга ашыгыгыз🙏🏻
Ә ул арада без сезнең өчен тагын бер шәп хәбәр әзерләдек. Әлеге концертка махсус кунак итеп Лондонда яшәп иҗат итүче Финляндияда татары - Shirin не дә чакырдык. Күпләргә ул узган көз чыгарган татар телле Miras альбомы аша да билгеле. Димәк, бер концертта сез ике йолдызның иҗатын җанлы тыңлый аласыз һәм дуэ…
❤11👍2🤩2
Showing the 9 most recent of 9 posts we hold for @almaniyatatarca. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.