6 Aug 2026, 15:37 UTC36 views5 reactionsread 7 August 2026 Photo
«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Кичә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
2021 елда башланып киткән конкурс быел бишенче тапкыр узды.
Юбилей елының үзенчәлеге катнашучыларның артуы белән бәйле: 2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бәйгедә татар проектлары гына түгел, Татарстанда яшәүче Ид…
❤2😁2🔥1
6 Aug 2026, 08:55 UTC54 views2 reactionsread 7 August 2026 Photo
1️⃣2️⃣3️⃣4️⃣5️⃣6️⃣
Казанның А.М.Бутлеров һәйкәле янындагы Ленин бакчасына керү юлын төзекләндерү эшләре 50%ка башкарылган.
Эш барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
Объектта тузган юл өслеге кырдырып алынган, яктырту һәм автомат рәвештә су сибү челтәрләре сузылган, һәйкәл тирәсенә брусчатка җәю эшләре башкарылган.
Биредә әле тагы агачлар, куаклар утыртылачак, баскыч, яктырту җайланмалары яңартылачак.
Транспор…
❤2
5 Aug 2026, 13:45 UTC69 views9 reactionsread 7 August 2026 Photo
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә вальс әйләнәбез
6 август 18.00да «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең чираттагы остаханәсе узачак.
Бу кичә башкалардан аерылып торачак, чөнки проектның даими биючеләре Рафаэль Мустяков, Алия Төхбәтуллина һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең биючеләре Руслан һәм Карина Хәбибуллиннар, Алсу Абашева һәм Вадим Заһидуллин белән вальс биергә өйрәнәчәкбез, «кәчтүм»нәрегезне киеп килегез)
Алып баручылар…
❤5👍2🔥2
5 Aug 2026, 12:10 UTC69 views7 reactionsread 7 August 2026 Video
«Җырлы сишәмбе»нең мизгелләре белән бүлешәбез
Чараның махсус кунагы композитор, автор-башкаручы Рәсим Фасыйхов булды.
Кичәнең кунаклары гитара һәм баянга кушылып, татар халкының популяр җырларын, төрле чорга караган хитларын җырлады.
Исегезгә төшерәбез, «Җырлы сишәмбе» чарасы хәзер һәр атна саен узачак.
⚜️ VK | МАКС
❤🔥4❤2🔥1
5 Aug 2026, 11:01 UTC69 views6 reactionsread 7 August 2026 Хәзерге мизгелләрдә «Үз телем» бәйгесенең финалы уза
80гә якын гариза арасыннан быел финалга барлыгы 23 проект чыкты: алар арасында татар проектлары гына түгел, Иде буе халыкларына багышланганнары да бар.
⚜️ VK | МАКС
❤3🙏2😍1
5 Aug 2026, 11:01 UTC67 views3 reactionsread 7 August 2026 Video message
Video message, posted without a caption
❤3
5 Aug 2026, 08:50 UTC78 views2 reactionsread 7 August 2026 Photo
«Казан сөлгесе» IX Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды
Әлеге мәдәни чара ЮНЕСКО ярдәмендә 28–30 августта узачак.
Иҗади бәйгенең йомгаклау гала-концерты Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм программасының бер өлешенә әверелечәк.
Фестиваль кысаларында үзләренең иҗади сәләтләрен һөнәри артистлар да, һәвәскәр иҗат коллективлары да тә…
❤2
4 Aug 2026, 14:34 UTC72 views3 reactionsread 7 August 2026 Photo
Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты дәвам итә
Шәһәр халкына зумба-фитнес, пилатес, кундалини йогасы, цигун гимнастикасы һәм башка бик күп юнәлешләр тәкъдим ителә.
Физик культура һәм спорт комитеты искәртеп үткәнчә, барлык спорт чараларына алдан язылырга кирәк. Сылтама биредә: https://max.ru/channel_aktiv_sportiv
Катнашу ирекле.
⚜️ VK | МАКС
❤1❤🔥1🙏1
4 Aug 2026, 08:07 UTC81 views7 reactionsread 7 August 2026 Photo
Бүген, 4 август 18.30да Казансу елгасы буенда урнашкан амфитеатрда (ТР Милли китапханәсе янында) Казан Мэриясе оештырган «Җырлы сишәмбе»нең дүртенче чарасы узачак.
Махсус кунак – композитор, автор-башкаручы Рәсим Фасыйхов.
Гитара һәм баянга кушылып, татар халкының популяр җырларын, төрле чорга караган хитларын җырлыйсыгыз килсә, чарага рәхим итегез!
Җыр сүзләре биредә🎶
⚜️ VK | МАКС
❤5❤🔥2
Showing the 9 most recent of 9 posts we hold for @kzn_official_tat. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.