7 Jun 2026, 13:34 UTC76 views1 reactionsread 8 August 2026 Photo
Сабантуй
Шаярулар әйтеләләр,
Кәефләр күтәрелгән.
Бөтенесе елмаялар –
Сабантуй безгә килгән.
Чүлмәкне, сугып, ваталар,
Бәйләм киеп күзләргә.
Малайлар, мендәрләр алып,
Үз-үзенә бәрәләр.
Билбауларны кулга тотып,
Егетләр көрәшәләр.
Зур бүрәнә-баганага
Кулны сөртеп, менәләр.
Кызлар, көлешеп, ашыйлар –
Кем өлеш, кем туңдырма.
Кем тәмле өчмакларны
Үз авызына тыга.
Сәхнәдә җырлар җырлайлыр,
Матур сүзләр көйлиләр.
Бөтенес…
🔥1
5 May 2026, 21:17 UTC111 views2 reactionsread 8 August 2026 Photo
Акрошигырь "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ"
Гали бик тә уңган малай икән
Алма белән сыйлый кәҗәсен.
Бу дуслыкны безгә бәян иткән
Даһи шагыйрь, каләм иясе.
Ул бит безгә бик күпне өйрәтте,
Ләйсән яңгырыдай иҗаты,
Лакмус кәгазедер хак сүзләре
Ак икән — ак, карасы — кара,
Табар өчен акыл гыйффәтен.
Угъры, карак исеме йокмасын,
Күңелләрең булсын ак һәм пакъ,
Аллы-гөлле чәчәкне тибрәткән,
Йөрәккә ак күбәләк кунган.
18.04.2026
Алсу Галеев…
❤1👍1
8 Mar 2026, 10:43 UTC241 views5 reactionsread 8 August 2026 Photo
Хәерле көн, татарым!
Хәерле иртә, милләтем!
Хәерле көн, татарым!
Хәерле шигырь юлларын
Сезнең өчен атадым.
Типтереп яшисе килә
Кояш күктән елмайгач.
Яшәү көче, яшәү дәрте
Өстәлә язлар тугач.
Күңелләр яктырып китә,
Җылына салкын йөрәк.
Матур иҗат булдыруга
Укучылар зур терәк.
Сәламәтлек телим сезгә,
Күңелләр тынычлыгы.
Яшәгез әле бирешми,
Чәчрәтеп карлы суны.
Яшик әле бергә-бергә
Җырлап-биеп һәм көлеп,
Ходай бүлә…
❤3👍1👎1
29 Sept 2025, 06:46 UTC700 views5 reactionsread 8 August 2026 Photo
Ел патша
Ел исемле бер патшада
Дурт бала булган икән.
Кыш - иң өлкәне, кырыс ди,
Аның арттан яз бикә,
Җәй бик шаян, шуклыгы бар,
Көз сылу - иркә бик тә.
Үсә төшкәч гаилә корып,
Үз тормышлары булган.
Дөнья да тик тормый инде -
Патша да бабай булган,
Бер-бер артлы тәгәрәшеп
Унике онык туган.(6/03/2024)
Һәркайсында өчәр бала,
Нәсел-нәсәбтә муллык.
Ел патшага кызыгырлык
Гаилә бит ул зур байлык.
Тәүге оныгы Гыйнвар ди,…
👍3❤1🔥1
29 Aug 2025, 10:05 UTC792 views6 reactionsread 8 August 2026 Photo
Ходаем, гафу ит...
Я Ходаем, гафу итче мине,
Балачакта мин азэшләдем.
Йөзләп шигырь язу урынына,
Уеннарны уйнап, яшәдем.
Я Ходаем, гафу итче мине,
Мин дусларны эзләп-маташтым.
Нәтиҗәдә, бернинди дә дуссыз
Кыз-иптәшсез хәзер мин калдым.
Я Ходаем, гафу итче мине,
Балачакта бик күп сүгендем.
Чөнки миндә булды һич үзаңсыз
Төссез хисле черек күңелем...
Я Ходаем, Синнән ярдәм сорыйм,
Булыш, зинһар, миңа үсәргә!
Бу дөнь…
🙏4👍1🔥1
29 Jul 2025, 04:41 UTC813 views6 reactionsread 8 August 2026 Photo
Куркыныч чагылыш
Бервакыт, төн җиткәч, төштем
Баскычтан үз бүлмәмә.
Ялгыш кына карашымны
Төбәдем тәрәзәгә.
Анда зәгыйфь чагылышым,
Көзгедә сыман, балкый.
Шул ук егерме бер яшьлек
Габденнур миңа карый.
Аңа игътибар бирмичә,
Әкрен генә борылам.
Әмма бу чагылыш миңа
Һаман да карап тора.
Кинәт, күзе кызылланды,
Ул тәрәзәне ватты.
Җилдәге тизлеге белән
Минем артыннан чапты.
Куып җиткәч, баулар белән
Кулларымны уратты…
❤4👍1🔥1
18 Jun 2025, 10:11 UTC882 views2 reactionsread 8 August 2026 Photo
Куркыныч челтәр
Хәзер куркыныч Челтәргә
Бер нәрсә җибәрергә.
Чөнки, кайбересе урлый
Җибәргәнне үзенә.
Җибәрдең матур сурәтне,
Ул берсенә ошады.
Шуннан, бу хәйләкәр карак
Сурәтеңне урлады.
Ничек? Үз исем астында
Рәсемеңне бастырды.
Берничә көн элек булган
Датаны шунда куйды.
Бу синең сурәт булганын
Ничек соң избатларга?
Хокук сакчысына әләк
Бу каракка язарга?
Сак булыгыз, берәр нәрсә
Бастырганда Челтәрдә.
Чөнки к…
👍1🔥1
19 May 2025, 21:02 UTC906 views3 reactionsread 8 August 2026 Photo
Һәр тел матур!
Дөньяда һәр тел үзенчә матур,
Ачып тора кеше моңнарын.
Сөйләү вакытында тирә-юньгә
Чәчеп тора кояш нурларын.
Дөньяда һәр тел үзенчә көчле,
Мускул белән түгел, әсәрдә.
Чөнки, һәрбер телнең тарихында
Ята меңләп шигырь, хикәя.
Дөньяда һәр тел үзенчә камил,
Һәрбер телне кирәк сөяргә!
“Татар, урыс, чуваш, мари, якут –
Газиз телләр!” – кирәк дияргә!
https://tatarsms.ru/article/2471
❤1👍1🔥1
16 May 2025, 10:48 UTC842 views4 reactionsread 8 August 2026 Photo
Яңгыр ява...
Яратамын, кайчан яңгыр ява,
Явып китсә, чыгам урамга.
Бераз тынычландырырга җанны,
Саф һаваны бераз суларга.
Бер-бер артлы тамчылар шакылдый,
Минем җилкәләргә, башыма.
Сулар гөрләвектән миннән ага,
Ага чәчтән, ага кашымнан.
Күкләргә күтәрәм күзләремне,
Карап торам чиксез офыкка...
Анда, өстә, яшеренгән кояш,
Анда, өстә, соры болытлар...
Р.Фәттәх, 14.05.2025
https://tatarsms.ru/article/2467
❤2👍1🤨1
18 Apr 2025, 09:30 UTC868 views6 reactionsread 8 August 2026 Photo
Кыргый сөйләм
Авыл, шәһәр өйләрендә
Көпә-көндез ут яна,
Сандугачым сайрамагач,
Моңлы аһәң югала.
Кая булган моңлы авыл,
Кая шәһәр көйләре.
Шакмаклы Алисә көйли
Бүген татар өйләрен.
Туган җирдә, кыргый сөйләм,
Өнемме бу, төшемме?!
Әңгәмәдә сүз әйтерлек
Әллә соңгы көнемме?
«Әннә» диеп әйтсә сабый,
«Әнием» дисә бала,
Хафаланган йөрәгемә
Бал да май булып ята.
Авыл, шәһәр өйләрендә
Татар гаиләсе яши.
Сөйләшмиләр туга…
🔥3👍2🥰1
16 Apr 2025, 05:37 UTC759 views4 reactionsread 8 August 2026 Photo
Миләш чыпчыклары
Сайрар чыпчыклар миләшкә
Килеп кундылар дәррәү,
Кызылсарылы мәрҗәннән
Калса иде хет берәү.
Елгыр миләш чыпчыклары
Кечкенә дә төш кенә!
Кышлаган җылы яклардан
Кайтып җиттеләр менә.
Намус белән оя корып,
Чыбык-чабык, үләннән,
Тутырсыннар илем күген
Кошкайлар берәм, берәм.
20.03.2025 Алсу Галеева
https://tatarsms.ru/article/2463
👍2🔥1🤗1
26 Mar 2025, 05:51 UTC870 views9 reactionsread 8 August 2026 Photo
Яз, шәфәкъ
Алсу кояш нурларында
коенып алдым,
Якты көннең җылылыгын
күңелгә салдым:
Латыйфи ефәк челтәрен
үргән яз кызы,
Йомшак кына тирбәлүдән
коела назы.
Хиссияттә табигатьнең
язга сусавы,
Сокландырып, төбәгемнән
янә уравы.
Каләм очына кунса ла
шәфәкъ нурлары
Ак кәгазьгә сәҗдә кыла
шигъри юлларым.
https://tatarsms.ru/article/2461
👍5❤3🔥1
Showing the 12 most recent of 20 posts we hold for @digital_shigyr. View and reaction counts are the latest single reading for each post, not a live figure, and a recent post is still accumulating both. A view count marked ≈ was rounded by Telegram before we ever saw it — t.me prints views in full below 1,000 and to three significant figures above, so ≈1,200,000 means somewhere between 1,150,000 and 1,249,999. Unmarked counts are exact. Text is reproduced from the public post preview and truncated for length.